Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

1 майда җитәкчебез Гыйззетдинов Әмир Игълам улының гомер бәйрәме – 55 яшь тулган көне.

30 апреля 2018, 07:28

5594

0

0

1 майда җитәкчебез Гыйззетдинов Әмир Игълам улының гомер бәйрәме – 55 яшь тулган көне.

Әмир Игълам улы – әтисе Игълам абыйга, әнисе Асия апага – олы терәк, хаты-
нына – яраткан ир, кызларына горур ата, оныгы Ранилгә - дәү әти.
Хәрби диңгез флотында өч ел бүлек командиры булып хезмәт иткәч, күп еллар “Энер-
гетик” совхозында механик, инженер, аннан “Сельхозхимия”дә” инженер вазыйфа-
ларын башкара. 2010 елның 11 маеннан башлап менә җиде елдан артык “Әлки урман
хуҗалыгы”нда баштан тәэминатчы, аннан участок начальнигы, хәзер директор булып
эшли. Эш дәвамында Әмир Игълам улы үзен грамоталы, энергиясе ташып торган принци-
пиаль җитәкче, булдыклы оештыручы итеп күрсәтте. Ул хаклы рәвештә коллективта, җирле
халык арасында абруй, хөрмәт казанды. Коллективта урнашкан әйбәт мөнәсәбәтләрдә
аның итәгатьле эш итүе чагылыш таба. Әмир Игълам улы даими рәвештә һөнәри оста-
лыгын камилләштереп, арттырып тора, яшь белгечләр өчен менә дигән остаз да ул.
Гыйззетдинов Әмир Игълам улы кебекләрнең омтылышлары һәм урманчылар
традицияләренә тугрылыклары аркасында Россиядә хәзерге вакытта дистәләгән гектар
яңа урман үсентеләре күтәрелә.
Әмир Игълам улы! Сезне юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. Сезнең бер җиңү
җимешегез балланып пешкәндә, яңасы чәчкәсен балкытсын, тормышта һәр баскыч юга-
ры күтәрелсен.
“Әлки урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет оешмасы һәм “Әлки урманчылыгы”
дәүләт казначылык оешмасы коллективлары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев