Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

11 июньдә Салман авылында яшәүче яраткан тормыш иптәшем, газиз әниебез, сөекле дәү әниебез Нурутдино­ва Рузия Габделбарый кызының гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее.

11 июня 2020, 10:26

789

0

Кадерлебез, сине чын йөрәктән туган көнең белән тәбрик итәбез. Җәй аеның ягымлы кояшы синең күңелеңне җылыга манган, күз явын алырлык чәчәкләре матурлык өләшкән, җырчы кошлары йөрәгеңне дәртләндергән, иркә җилләре йөзеңне ягымлы иткән, чишмә челтерәве тавышына яңгыравык, наз иңдергән, җиләкле болыннары күңелеңә ир­кенлек өстәгән, гаиләңдә алган дөрес тәрбияң тырышлык, уңганлык, тугрылык орлыклары чәчкән. Әлеге күркәм сыйфатларың 35 ел элек, әтиебез Дамирның күңелен әсир итеп, мәңге өзелмәслек мәхәббәт җепләре белән беркеткән. Бүгенге көндә бер-берегезне тулыланды­рып, иман нуры чәчеп, пар күгәрчендәй гомер итәсез. Сез безнең өчен һәрьяктан үрнәк. Киләчәгегез якты, тормышыгыз мул, бәхетле, кадер­ле булсын. Безгә озак еллар әти-әни дип дәшәргә, оныкларыгызга һәм оныкчыкларыгызга сезнең назлы кочакларыгызда иркәләргә язсын. Корган оягызның җылысы сүрелмәсен, безне туган нигезебезгә илтә торган сукмаклар өзелмәсен.

Ихлас теләкләр белән кызларыгыз, кияүләрегез, оныклары­гыз, кода-кодагыйларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев