Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

12 июнь көнне әниебез Фәсахова Илсөяр Исмәгыйль кызының 55 яшьлек юбилее

12 июня 2021, 08:18

1648

0

0

12 июнь көнне әниебез Фәсахова Илсөяр Исмәгыйль кызының 55 яшьлек юбилее

12 июнь көнне безнең иң кадерле кешебез, әниебез Фәсахова Илсөяр Исмәгыйль кызының 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Бүген синең туган көнең – димәк, безнең өчен икеләтә туган көн.
Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, барыбызның да күңел җылысын тоеп, игелекләр күреп бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син – дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә, Әнкәй.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
“Әнкәй” диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың исеменнән улларың Марсель, Рөстәм.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X