Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

14 июнь көнне Апак авылында яшәүче кадерле әниебез Гайнетдинова Мәхтимә Минһаҗ кызының 90 яшьлек күркәм юбилее

14 июня 2019, 14:31

774

0

0

14 июнь көнне Апак авылында яшәүче кадерле әниебез Гайнетдинова Мәхтимә Минһаҗ кызының 90 яшьлек күркәм юбилее

14 июнь көнне Апак авылында яшәүче кадерле әниебез Гайнетдинова Мәхтимә Минһаҗ кызының 90 яшьлек күркәм юбилее.

Кадерлебез, гомер бәйрәмең котлы булсын! Син безнең өчен иң газиз, сөекле кеше. Безгә гомер бүләк итеп, назлап, кайгыртып үстергәнең, лаеклы тәрбия биргәнең, үз юлыбызны табарга булышканың өчен олы рәхмәтебезне кабул ит. Сиңа, әнкәй, чын күңелдән корычтай нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, бәхетле бәрәкәтле гомер телибез. Без сине бик яратабыз, һәрчак янәшәбездә булсаң иде.

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,

Ягымлы, шат булсын күңелең.

Озын гомер, бәхет-шатлык белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев