Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 15 август көнне яраткан әниебез Гыйниятуллина Маһибәдәр Мәүлет кызының юбилее

    --, 15 август 2021 - 08:32
    1573
    0
    6

    15 август көнне Бибай Чаллысы авылында яшәүче яраткан әниебез Гыйниятуллина Маһибәдәр Мәүлет кызының юбилее – 75 яшь тулган көне.
    Кадерле әниебез, чын күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, безнең өчен борчылган өчен мең рәхмәт сезгә. Бу тормышта куанычлар, шул ук вакытта бик күп кайгылар кичергән гаилә сез. Йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта озак еллар гомер кичерергә язсын сезгә!
    Иң кадерле кешебез син безнең,
    Ничә генә яшең тулса да.
    Әле һаман без дип яшисең син,
    Күптән инде зурлар булсак та.
    Без телибез сиңа саулык, әнкәй,
    Бәхетле бул, озын гомерле,
    Нинди теләкләрне теләсәк тә,
    Безнең өчен син иң кадерле.
    Әтиебез белән бергәләшеп
    Яшәгез сез бәхет-шатлыкта.
    Сезне бергә исән-имин күрү
    Зур көч бирә безгә тормышта.
    Иң изге теләкләр белән барлык балаларыгыз, килен-кияүләрегез, оныкларыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: