Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

19 декабрьдә Түбән Әлки авылында яшәүче Гөлсинә Ризатдин кызы Закирова күркәм юбиле­ен билгеләп үтә.

19 декабря 2020, 09:59

477

0

0

19 декабрьдә Түбән Әлки авылында яшәүче Гөлсинә Ризатдин кызы Закирова күркәм юбиле­ен билгеләп үтә.

19 декабрьдә Түбән Әлки авылында яшәүче Гөлсинә Ризатдин кызы Закирова күркәм юбиле­ен билгеләп үтә.

Безнең Гөлсинә ихлас һәм киң күңелле, кешеләргә хәерхаһлы, хезмәт сөючән һәм бик сабыр кеше. Бөтен гомерен мәктәптә балалар укытуга багышлаган бу пе­дагог бик күпләргә үрнәк булырлык. Укытучылар өчен кирәкле гаять мөһим сыйфатлар – зирәклек, ягымлылык, тыйнаклык һәм гыйлемлелеккә омтылу – болар барысы да Гөлсинәгә хас. Безнең Гөлсинәбез – табигать бүләге, аңардан һәрчак җылылык бөркелә, күңелгә тынычлык иңә, аның янында булуы да рәхәт. Ул әтисе Ризатдин абый өчен аһ итеп торучы кайгыртучан һәм игътибарлы кызы, ышанычлы терәге, әтисен өзелеп яратып, тормыш­тагы шактый катлаулы хәлләрдә дә аңа яшәргә көч бирүче алиһәсе. Менә дигән ике кызын – Айгөл белән Ләйсәрәне сөеп үстергән, аларда хезмәт сөючәнлек, намуслылык, кешеләргә күркәм мөнәсәбәт тәрбияләгән искиткеч ана да ул. Тормыш зарланмаучыларны, өмет белән гел алга карап яшәүчеләрне ярата. Ә син, Гөлсинә, нәкъ шундый. Без сине юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз, озак елларга нык сәламәтлек телибез. Туганнарыңның эчкер­сез җылы мөнәсәбәте, балаларыңның уңышлары өчен го­рурлык хисе юбилееңа иң зур бүләк булсын.

Барлык туганнар исеменнән ихтирам белән һәм яратып Алсу Ибраһимовна. Казан шәһәре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев