Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

24 сентябрьдә Татар Борнае авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез Кәримова Дамирә Минзакир кызының 70 яшьлек юбилее булып узды

26 сентября 2018, 13:52

1980

0

0

24 сентябрьдә Татар Борнае авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез Кәримова Дамирә Минзакир кызының 70 яшьлек юбилее булып узды

24 сентябрьдә Татар Борнае авылында яшәүче әниебез, дәү әниебез Кәримова Дамирә Минзакир кызының 70 яшьлек юбилее булып узды.

Кадерле әниебез! Без сине олуг юбилеең белән котлыйбыз. Тормышыбызның яме дә, җылы учагы да син. Безне, 4 балаңны, берүзең җил-яңгыр тидермичә, ятимлекне сиздермичә үстердең. Без сине яратып, синең белән горурланып яшибез. Озын гомерле, сау-сәламәт булып яшә. Сиңа иман байлыгы, күңел тынычлыгы, бәхетле имин картлык телибез. Дөньяның ямен, яшәүнең рәхәтен тоеп, тагын бик күп еллар безнең янәшәдә кояш кебек җылытып яшәсәң иде. Тәрәзәңдә утлар безне чакырып һәрчак балкып торсын иде. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа, әни.

Ничә тапкыр, көзләр сиңа

Бүләк итте матур гөлләрен.

Бәхет белән үтсен гомерләрең,

Котлы булсын туган көннәрең.

Сине котлап 4 балаң, 8 оныгың, 5 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X