Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

26 февральдә Түбән Әлки авылында яшәүче кадерле улыбыз Сабиров Радик Ринат улының 45 яшьлек күркәм юбилее

26 февраля 2020, 09:37

776

0

0

26 февральдә Түбән Әлки авылында яшәүче кадерле улыбыз Сабиров Радик Ринат улының 45 яшьлек күркәм юбилее

26 февральдә Түбән Әлки авылында яшәүче кадерле улыбыз Сабиров Радик Ринат улының 45 яшьлек күркәм юбилее.
Без сине Радик шушы юбилеең белән котлыйбыз, сиңа саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез. Син тырыш, уңган, һәркемгә ярдәмчел булып торасың. Гаиләңә кирәк-терәк булып Гөлнара белән тигезлектә, муллыкта-бәхеттә яшәргә насыйп булсын. Алдагы көннәрең дә авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыгызны кадерләп үстерергә, якыннарың янәшәсендә бәхетле гомер кичерергә язсын сиңа.
Туган көнең белән тәбрик итәбез
Сәламәтлек теләп иң элек.
Һәрбер көнең үтсен шатлык белән
Яшә шатлыкларга төренеп.

Иң изге теләкләр теләп әти-әниең, сеңелең Миләүшә, Диана.
Шулай ук 1 мартта оныгыбыз Рәимнең дә туган көне 18 яшь тула. Сиңа Рәим исәнлек-саулык телибез. Укуыңда зур уңышларга ирешеп кулыңа, диплом алырга язсын, шат күңелле, ачык йөзле бала бул.
Ихлас теләкләр белән дәү әтиең, дәү әниең. Бу теләкләргә алма апаң, Диана да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев