Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

5 нче июнь көнне Яңа Баллыкүл авылында яшәп гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез Галәветдинов Илшатның туган көне

05 июня 2019, 14:15

655

0

0

5 нче июнь көнне Яңа Баллыкүл авылында яшәп гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез Галәветдинов Илшатның туган көне

5 нче июнь көнне Яңа Баллыкүл авылында яшәп гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез Галәветдинов Илшатның туган көне. Әтиебез олы йөрәкле, киң күңелле, гадел, гаҗәеп алтын куллы шәхес, безне үзе сыман кешелекле, тырыш, җаваплы булырга, беркайчан да югалып калмыйча елмаеп, горур атларга өйрәтте. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белде. Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда канат җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, балалар, оныклар игелеген күреп, әниебез Гүзәл белән бер-берегезгә куанып, терәк, ышаныч булып, саләмәтлектә, рәхәтләнеп хәерле озын гомер итегез. Сезгә булган яратуыбыз, хөрмәтебез чиксез.

Изге теләк, җылы сүздән башка

Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Әти булган йортның бәхете зур,

Әни анда – олы бер терәк.

Бу дөньяда авырлыклар күрми

Яшәр өчен безгә сез кирәк.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гүзәл, балаларың Гөлшат, Илнар, киявең Камил, оныгың Мансур. Бу теләкләргә әбиең Миләүшә, кодаң Мәхтүр, кодагыең Фәния дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев