Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

7 июль көнне әниебез Хәйретдинова Румия Идрис кызына 55 яшь тула

06 июля 2018, 10:54

1776

0

1

7 июль көнне әниебез Хәйретдинова Румия Идрис кызына 55 яшь тула

Бүген безнең өчен зур бәйрәм. безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез - әниебез Хәйретдинова Румия Идрис кызына 55 яшь тула.
Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, кадерлебез.
Котлы булсын, әнкәй, туган көнең.
Балкып торсын һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен иде алгы көннәрең.

Иң изге теләкләр белән әтиебез Идрис, балаларың, оныкларың, кода-кодагыйларың һәм туганнарың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев