Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

9 июль көнне Базарлы Матак авылында гомер итүче кадерле әниебез Яруллина Зөлфия Мотыйгулла кызының гомер бәйрәме – 80 яшь тулган көне.

09 июля 2019, 09:53

612

0

Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булдың. Бу дөньяда синең исән-сау булуың безнең өчен зур байлык. Әле күп еллар безне шатландырып, төпле киңәшләреңне биреп, изге догаларың белән саклап, сау-сәламәт яшәсәң иде.
Кайчан керсәк, ишегең ачык,
Каршылыйсың ачык йөз белән.
Авыр чакта җиңел булып китә
Синең әйткән җылы сүз белән.
Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.
Әни бит ул өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Бәхетле бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Безгә булган яратуың, кайгыртуың, йөрәк җылың өчен рәхмәт, әни. Без сине бик яратабыз.
Изге матур теләкләр белән улларың, киленнәрең, 11 оныгың, 6 оныкчыгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев