Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Алпар авылында яшәүче якыннарыбыз Габдуллаҗан Кирам улы һәм Лиюза Кыям кызы Шәйхетдиновларның февраль аенда бергә тормыш коруларына 60 ел

25 февраля 2020, 09:34

786

0

0

Алпар авылында яшәүче якыннарыбыз Габдуллаҗан Кирам улы һәм Лиюза Кыям кызы Шәйхетдиновларның февраль аенда бергә тормыш коруларына 60 ел

Алпар авылында яшәүче якыннарыбыз Габдуллаҗан Кирам улы һәм Лиюза Кыям кызы Шәйхетдиновларның февраль аенда бергә тормыш коруларына 60 ел.
Кадерлеләребез, сезне чын күңелдән энҗе туегыз белән котлыйбыз. Без – балаларыгызны җылы ояда, җил-яңгыр тидермичә үстердегез, хезмәтне сөяргә, тормыш киртәләрен узарга, горур
яшәргә өйрәттегез. Бер-берегезне ярты сүздән аңлап, тату, матур яшәвегезгә без генә түгел, күпләр сокланадыр. Туганнарыгыз өчен дә сез һәрвакыт үрнәк һәм ярдәмчел.
Үтелгән еллар эчендә авырлыклары да, шатлыклары да күп булгандыр. Барысын да сез бергәләшеп уртаклашкансыз. Чөнки сез бер-берегезне ярты сүздән аңлыйсыз, күңелегездә сезнең бары тик
изгелекләр. Без сезнең дүрт балагыз, килен-кияүләрегез, оныкларыгыз, оныкчыкларыгыз туган йортыбызны сагынып кайтабыз. Монда безне ягымлы әниебез, күркәм холыклы әтиебез каршылый. Киләчәктә дә туган
нигезебезнең уты озак янсын иде. һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар алып килсен. Еллар тыныч булып, барыбыз да бергәләшеп озак еллар бергә яшәргә Ходай насыйп итсен иде. Сезгә сәламәтлек, бәхетле картлык, тигезлек телибез. Сез булганда гына өебез ямьле, тормышыбыз түгәрәк. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә. Нинди бәхет, чәчкә чал керсә дә, әти-әни диеп дәшәбез. Безгә терәк, оныкларга шатлык, озын-озак тигез яшәгез!
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Розалия-Ренат, Раушания-Рамил, Рөстәм-Фәридә, Гүзәлия-Айдар, 8 оныгыгыз, 10 оныкчыгыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев