Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Авылыбызның тугрылыклы улы, олы ихтирамга лаек Фоат Вәли улы Вәлиевны туган көне – 65 яше тулу уңаеннан чын күңелдән кайнар котлыйбыз

20 февраля 2020, 09:22

592

0

0

Авылыбызның тугрылыклы улы, олы ихтирамга лаек Фоат Вәли улы Вәлиевны туган көне – 65 яше тулу уңаеннан чын күңелдән кайнар котлыйбыз

Авылыбызның тугрылыклы улы, олы ихтирамга лаек Фоат Вәли улы Вәлиевны туган көне – 65 яше тулу уңаеннан чын күңелдән кайнар котлыйбыз. Аңа нык исәнлек һәм озын гомер телибез.
Фоат Вәли улы туган авылы Карга, анда яшәүчеләр өчен мәрхәмәтле, киң күңелле шәхес булып тора. Ул авылыбызның барлык проблемаларын, халыкның тормыш дәрәҗәсенә кагылышлы мәсьәләләрне күңеленә якын алып хәл итешә. Аның тырышлыгы белән авылыбызның барлык урамнарында да ышанычлы юллар төзелде, урамнар яктыртылды. Карганың иң матур җирендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл төзекләндерелде. Балалар Фоат Вәлиев ярдәмендә булдырылган мәйданчыкта уйныйлар. Иман нуры сибеп торган мәчетебез дә аның даими кайгыртуын да. Фоат Вәли улы янына гозер, мөрәҗәгать белән кем генә килсә дә, аңлау тоя, чөнки авылдашыбыз кешенең хәленә кереп ярдәм итә белә.
Фоат авылдашыбызны күпме генә мактасак та, аның игелеген, туган ягы хакына кылган эшләрен бәяләп бетерә алмаячакбыз. Халык аңа чиксез рәхмәтле. Аллаһы Тәгалә дә бәндәсенең изгелекләрен күреп аны зурласын, нык сәламәтлек белән озын гомер насыйб әйләсен иде.
Хөрмәтле Фоат Вәлиевич! Туган көнегез белән кайнар котлап, Сезгә иминлек, саулык, бар эшләрегездә дә уңышлар телибез. Якыннарыгыз һәрчак Сезне сөендереп торсын. Ә авылдашларыгызның рәхмәтен һәм хөрмәтен һәрчак тоеп торасыздыр дип ышанабыз.
Иң изге теләкләр белән Карга авылы халкы исеменнән Рамил Минһаҗев.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев