Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Базарлы Матак авылында гомер итүче матур апабыз Фәсахова Кәдрия Әсхәт кызының 1 февральдә 65 яшьлек юбилее.

30 января 2021, 15:50

801

0

0

Базарлы Матак авылында гомер итүче матур апабыз Фәсахова Кәдрия Әсхәт кызының 1 февральдә 65 яшьлек юбилее.

Базарлы Матак авылында гомер итүче матур апабыз Фәсахова Кәдрия Әсхәт кызының 1 февральдә 65 яшьлек юбилее.

Кадерле матур апабызны гомер мизгеленең күркәм бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Ул киң күңелле, барлык туганнарны якын итеп, бергә туплап, үзенә тартып торучы.  Ул бер туганын да игътибарсыз калдырмый, һәрчак аларны кайгыртып тора, кирәк икән, ярдәм итә. Матур апа! Без синнән үрнәк алабыз, сине хөрмәт итәбез. Бик нык яратабыз. Килгән сынауларга бирешмәвең, шундый гади, эчкерсез, киң күңелле булганың өчен рәхмәт сиңа. Йортың ямьле, нурлы, йөзең һәрчак якты синең. Мул сыйлы табыннарың, тәмле кабартып пешкән ризыкларың, хуш исле чәйләрең җан рәхәт бирә.

Матур апа,  сиңа ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр, чиксез шатлыклар, озын гомер телибез. Туар таңнарың тыныч, эшләрең уң, күңел күгең һәрчак аяз булсын. Кадер-хөрмәткә төренеп, кояш нурларыдай балкып, дөньяны ямьләндереп, балаларыңа терәк, яшәеш чыганагы булып, аларның игелеген күреп яшәвеңне телибез. Безне сөендереп озын-озак яшә.

Сине яратып, иң изге теләкләр белән Рөстәм-Гөлия һәм кызларның гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев