Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Базарлы Матак авылында яшәүче иң кадерле кешебез, әниебез Сафина Лиюза Кадыйр кызына 15 декабрьдә 70 яшь тула

15 декабря 2018, 07:25

1115

0

0

Базарлы Матак авылында яшәүче иң кадерле кешебез, әниебез Сафина Лиюза Кадыйр кызына 15 декабрьдә 70 яшь тула

Базарлы Матак авылында яшәүче иң кадерле кешебез, әниебез Сафина Лиюза Кадыйр кызына 15 декабрьдә 70 яшь тула. 
Әниебез олы тормыш һәм хезмәт юлы узган, хөрмәт һәм зур ихтирамга лаек шәхес.
Кадерле әниебез, дәү әниебез! Без сине бүген туган көнең – юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, күңел тынычлыгы телибез. Син иң мәрхәмәтле, иң әйбәт, иң сөйкемле әни. Ана назын, безне яратуыңны, кайгыртуыңны тоеп яшәвебез белән без үзебезне чиксез бәхетле хис итәбез.
Кадерлебез, без сине бик яратабыз, гел шундый чибәр, гүзәл булып калуыңны телибез. Калган дөньяви гомерләрең әти белән берлектә пар канатлар булып узса иде. Дөньяның ямен, тормышның рәхәтен тоеп, безнең игелегебезне күреп озак еллар янәшәбездә яшәвеңне телибез.
Яраткан кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың. Шундый теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X