Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Базарлы Матакта яшәүче безнең иң кадерле, газиз кешеләребез – әтиебез Идрис Габдрахман улы белән әниебез Зөләйха Мөнир кызы Хәмитовларның 11 май­да бергә тормыш корып яши башлауларына 45 ел тулды.

11 мая 2020, 12:55

976

0

Яраткан Әтиебез һәм Әниебез! Тормышны ихлас яратып, бер-берегез йөрәгенә яшәү дәрте өстәп, матур гомер киче­регез. Киләчәктә дә күпләрне сокландырып, изге күңелегез белән дөньяны нурландырып, туганнар белән аралашып, тигезлектә, якыннарыгызга бәхет өстәп яшәгез әле. Сез һәр яклап безгә үрнәк. Сездәй якын кешеләребез булу белән без бик бәхетле. Кадерлеләребез, сезне истәлекле көнегез белән чын йөрәктән котлап, имин тормыш, бәхетле картлык, күңел тынычлыгы телибез. Тормышыбызга ямь өстәп, сау-сәламәт булып озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен үзегезгә. Бүгенге бәхетле тормышыбыз өчен зур рәхмәт Сезгә!

Әткәй, Әнкәй алгы көннәрдә дә

Бәхетләрегез булсын иде тулы, түгәрәк.

Сездән җылы алып һаман шулай

Гомер итсәк иде бергәләп.

Иң ихлас теләкләр белән Земфирә, Илнар, Риназ, Гөлнар, Әдилә, Нияз, Илназ, Ләйсән, Искәндәр, Алмаз, Ралия, Әмир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев