Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бу айда иң сөекле кешеләребез – әтиебез Фәргать Җәүдәт улы һәм әниебез Гөлсем Мәүлетҗан кызы Низамовлар үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

03 сентября 2019, 14:20

1232

0

0

Бу айда иң сөекле кешеләребез – әтиебез Фәргать Җәүдәт улы һәм әниебез Гөлсем Мәүлетҗан кызы Низамовлар үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Сентябрь безнең гаиләбез өчен истәлекле ай. Бу айда иң сөекле кешеләребез – әтиебез Фәргать Җәүдәт улы һәм әниебез Гөлсем Мәүлетҗан кызы Низамовлар үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Алар Базарлы Матак авылында бик тату гомер кичерәләр. 4 сентябрьдә әтиебезнең 60 яшьлек, 5 сентябрьдә әниебезнең 65 яшьлек күркәм юбилейлары. Без кадерле кешеләребезне гомер бәйрәме белән котлап, саулык, бәрәкәтле тигез тормыш, бәхетле озын гомер телибез. Безгә биргән наз һәм тәрбиягез, зирәк киңәшләрегез, барлык яхшылыкларыгыз өчен мең-мең рәхмәт сезгә. Киләчәктә дә балалар, оныклар уңышына сөенеп, тигезлектә, гомер буе рәхәттә яшәргә язсын.

Сез булганда без бәхетле,

Нигезебез нурлы, сөйкемле.

Адашканда һәрчак юл күрсәтеп

Яктыртулы йолдыз шикелле.

Авырлыклар туса бу тормышта,

Киңәш сорап сезгә киләбез.

Сездән күргән изгелекләр өчен

Рәхмәт әйтеп башны иябез.

Йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләр белән Казанда яшәүче кызларыгыз Миләүшә, Ландыш, Фәния, Раилә, кияүләрегез, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев