Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Cөекле әниебез Сәлахова Люциянең 13 майда 65 яшьлек күркәм юбилее

    --, 12 май 2018 - 09:09
    2784
    0
    0

    Түбән Әлки авылында яшәүче сөекле әниебез Сәлахова Люциянең 13 майда 65 яшьлек күркәм юбилее.

    Кадерле әнкәй! Шундый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлаулары­бызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа бул­ган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы го­мер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, тыныч картлыкта гомер ит!

    Алтмыш биш яшь – яшьмени ул,

    Йөзе дә аның чик түгел.

    Күпме генә яшәсәң дә,

    Яшәүдән туймый күңел.

    Әни, синең юлларыңа

    Бәхетләр яуса иде!

    Безнең өчен һәрчак шулай

    Яшь булып калсаң иде.

    Изге теләкләр белән Фәннур-Роза, Иркә, Айзилә, Нәзилә, кода-кодагыең да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: