Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Cөекле тормыш иптәшем, әтиебез Нургазизов Ра­вил Минзакир улының 15 майда 60 яшьлек юби­лее

14 мая 2018, 09:08

2375

0

0

Cөекле тормыш иптәшем, әтиебез Нургазизов Ра­вил Минзакир улының 15 майда 60 яшьлек юби­лее

Базарлы Матакта яшәүче газиз кешебез – сөекле тормыш иптәшем, әтиебез Нургазизов Ра­вил Минзакир улының 15 майда 60 яшьлек юби­лее.

Районыбыз авылларына газ кертү өчен күп көч һәм тырышлык куйды безнең әтиебез. Менә 22 ел инде ул район газ эксплуатацияләү оешма­сын җитәкли. Ул үз эшенә фанатларча бирелгән кеше. Оештыру сәләтенә ия, кешеләр белән һәрчак яхшы мөгамәләдә, уртак тел табып эшли белә. Әтиебез тормышта һәр нәрсәгә бары үз көче, тырышлыгы, булдыклылыгы белән ирешкән кеше. Синдәй таяныч та, таләпчән дә, нечкә күңелле һәм бөтен йөрәге белән ярата белүче дә әтиебез булу – зур бәхетебез. Иң олы теләгебез – исән-сау һәм озын гомерле бул, әти. Һаман шулай көчле рухлы, нык ихтыярлы, кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булып кал, һәр эшеңдә уңышка иреш. Гаиләбезнең терәге, кайгыртучыбыз, иң-иң әйбәт әти һәм гаилә башлыгы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, ка­дерлебез. Алга таба да әниебез белән пар канатлар булып, матур мул тормышта гомер кичерегез.

Әти! Ямьле яз аенда тугангамы,

Һәрчак изге синең күңелең.

Әнигә пар, безгә терәк бул син,

Якты, матур булсын гомерең.

Сине яратып, олы хөрмәт белән әниебез Рәинә, кызларың Ләйсән, Алсу.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев