Чуаш Кичүе авылында яшәүче Сингатуллина Румия Рифкать кызына 13 февральдә 70 яшь тула

Безнең апабыз, нәселебезнең кояшы, әби-бабаларыбызның, дәү әтиебезнең нигез җылысын саклаучы, Чуаш Кичүе авылында гомер кичерүче Сингатуллина Румия Рифкать кызына 13 февральдә 70 яшь тула.
Румия апа һәр яктан талантлы кеше. Аның тормышка мәхәббәт тулы шигырьләре, моңлы җырлавы, эчтәлекле картиналары күп тапкырлар район, республика конкурсларында югары бәяләнү дә Румия апага Тәңре биргән сәләт турында сөйли. Барлык тормышын ул районыбыз халкын мәдәни яктан баетуга багышлады. Гәрчә аның сәләте карьера баскычында киң юл ачса да, Румия апа үзенең кече ватанына гына хезмәт итәргә теләде. Хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язма – авыл һәм мәктәп китапханәсе мөдире!
Лаеклы ялга чыккач та ул авылдашларыбызга мөселман диненең канун-кагыйдәләрен төшендерүгә зур игътибар бирә, мәчеттә дини дәресләр алып бара. Әле шулай ук авылда яшәүче һәр династияне, аларның тарихын өйрәнеп белә, гаиләләрнең борынгы тормышын, нәсел шәжәрәсен торгызуда ярдәм итә. Румия апа – авылыбызда яшәүче иң олы һәм якын туганыбыз. Балачактан ук иң пөхтә, игътибарлы һәм рәхмәтле кыз булганга, әти-әниләребез, туганнарыбыз аны җылы итеп “Тәти апа” дип атыйлар.
Апабыз куллары белән пешерелгән тәмле ризыклар, өеннән туганнары һәм дусларының өзелеп тормавы аның искиткеч ачык һәм кунакчыл булуы турында сөйли. Тәти апа ике кыз тәрбияләп үстерде. Кызлары Рәмзия һәм Рузия аңа чиксез рәхмәтле һәм Әниләрен менә дигән оныклар һәм игътибар- ярату белән сөендерәләр.
Кадерле Румия апабыз! Чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән тәбрикләп, нык саулык телибез. Синең нурлы күзләрең, йомшак кулларың безне озак еллар каршы алалар, изге догаларың тормыш юлына аерым мәгънә һәм матурлык биреп озатып йөриләр. Бәрәкәтле, хәрәкәтле тормыш, озын гомер телибез Сиңа!
Тирән хөрмәт белән Мәскәүдән Айгөл.
-
14 май 2022 - 14:18Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре 10 мең төп петуния утыртты Бу көннәрдә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре урамнарны матурайтуга зур хезмәт куйдылар.16500
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.17200
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.19600
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.17500
-
12 май 2022 - 15:55Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә 9 майда 15.35 сәгатьтә Базарлы Матак авылында җиңел машина йөртүче коймага барып бәрелә һәм вакыйга булган урыннан качып китә.22700
-
4 май 2022 - 09:18“Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе
-
9 апрель 2022 - 10:42“Автомобильдә күп төр ярыш-2022” конкурсы
-
27 март 2022 - 18:12Татарстанның халык артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовларга Казанда мемориаль такта ачылды
-
13 февраль 2022 - 08:36
-
15 май 2022 - 10:00Республика “Уяв” бәйрәме өчен Анастасия Дмитриева ун чуаш костюмы теккэнГадәттә җитәкче кабинеты нинди була? Күз алдына уртада зур өстәл, күн тарттырылган кәнәфи, кояшта ялт-йолт итеп торган шкафлар килә. Әйе, гадәттә, әмма безнең очракта түгел.16600
-
15 май 2022 - 07:34Әлки районында апрельдә 15 бала туган15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.12500
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз”Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.22200
-
13 май 2022 - 07:52Әлки районында Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре бара 10 июльдә безнең районда узачак Бөтенреспублика “Уяв” чуаш милли бәйрәменә әзерлек эшләре актив алып барыла. Ул эшләр белән махсус төзелгән республика һәм район комиссияләре җитәкчелек итә.25300
-
14 май 2022 - 07:06Вәлит һәм Равилә Мәҗитовлар: “Көнебезне сәгать икедә башлыйбыз” Бу йортта дүрт ир баланың һәм дүрт кызның бәхетле балачагы узган. Бәхетле, чөнки күп балалы гаиләдә генә сабыйлар бер-берсе белән уйнап, ярдәмләшеп, шуннан шатлык табып, хезмәткә өйрәнеп үсәләр.22200
-
13 май 2022 - 14:02Татар Борнаенда “прачка”дан ут чыгып агач койма, бүрәнә сарай янган 01 хезмәте пультына Татар Борнаенда янгын чыгу турында хәбәр килә.19600
-
13 май 2022 - 08:47Игенчеләр алдына мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп чәчү бурычы куелды Соңгы көннәрдә һава торышы үзгәреп, шифалы яңгырлар явып узды. Явым-төшем чәчү эшләрен беразга тоткарласа да, туфракта дымның артуына игенчеләр шатланды, билгеле.17500
-
14 май 2022 - 07:0014 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә 14 майда бөтен дөньяда артериаль гипертониягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.17200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Элки хэбэрлэре (Алькеевские вести)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47623 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Низамиев Азат Рустамович
Адрес редакции: 422870, Базарные Матаки, ул.Ленина, 1.
Телефон редакции: (884346) 20-0-54.
Электронная почта редакции: alkred1604@mail.ru
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: alkred1604@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика