Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Алпар авылында яшәүче кадерле әтиебез Камалов Әнвәр Хафиз улына 1 гыйнварда 80 яшь тула

31 декабря 2018, 09:28

870

0

0

Иске Алпар авылында яшәүче кадерле әтиебез Камалов Әнвәр Хафиз улына 1 гыйнварда 80 яшь тула

Иске Алпар авылында яшәүче кадерле кешебез, әтиебез Камалов Әнвәр Хафиз улына 1 гыйнварда 80 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп үз юлыбызга басарга булышканың, яратып-сөеп аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Алдагы көннәрдә дә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Әниебез белән тигезлектә безне шатландырып күп еллар гомер итәргә язсын.
Рәхмәт, әткәй, бу дөньяда
Булганың өчен рәхмәт.
Безне саклап, яклап торган
Кулларың өчен рәхмәт.
Ходай сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен.
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык бирсен.
Изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленең, оныкларың. Теләкләребезгә әниебез дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев