Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Иске Чаллы авылында яшәүче әтиебез Закиров Булат Абдулла улының 25 гыйнварда гомер бәйрәме – 65 яшь тулган көне.

    --, 23 гыйнвар 2019 - 11:02
    471
    0
    0

    Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле кешеләр бик сирәктер. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын.

    Яшә әле, Әти, бирешмичә,

    Баш имичә кырыс җилләргә.

    Яшә җирдә таза имән булып,

    Терәк булып килер көннәрдә.

    Рәхмәтеннән Ходай ташламасын,

    Кунагы бул якты дөньяның.

    Озак  яшә утын сүндермичә.

    Балаларың үскән ояның.

    Иң изге теләкләр белән балаларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: