Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Камка авылында яшәүче кадерле кешебез Сәлахова Гөлсинә Ха­рис кызына 8 декабрьдә 55 яшь тулды.

08 декабря 2020, 09:56

428

0

0

Иске Камка авылында яшәүче кадерле кешебез Сәлахова Гөлсинә Ха­рис кызына 8 декабрьдә 55 яшь тулды.

Иске Камка авылында яшәүче кадерле кешебез Сәлахова Гөлсинә Ха­рис кызына 8 декабрьдә 55 яшь тулды.

Гөлсинә гаиләбездә тугызынчы – төпчек бала, иң яраткан сеңелебез. Ул ишле гаиләдә тырыш, уңган, ярдәмчел, туганлык кадерен белә торган кече күңелле, шәфкатьле кыз булып үсте. Аның тормышта үз юлын табуына, матур гаилә коруына, нинди эшкә алынса да җиренә җиткереп, намус белән башкаруына, авылдашлары арасында их­тирамлы булуына чын күңелдән сөенәбез, сеңелебез белән горурланабыз. Гөлсинә! Сине туган көнең белән кайнар котлап, иң мөһиме – нык сәламәтлек, күңел тыныч­лыгы телибез. Һәр туар таң сиңа шатлык-сөенечләр китерсен, балаларыгызның иге­леген күреп, тигезлектә, иминлектә бәхетле гомер кичерегез.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,

Алсу таңнар күмсен шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,

Картаерга һич тә ашыкма.

Барлык туганнарың исеменнән апаң Алсу, җизнәң Илфәр гаиләсе.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев