Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Иске Әнҗерә авылында яшәүче кадерле әниебез, дәү әниебез Кәримова Әлфия Минтаһир кызының 20 июньдә 80 яшьлек юбилее.

20 июня 2019, 14:33

1614

0

Әниебезне котлап, сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, хәерле озын гомер телибез. Ул гомер буе эшләде. Пөхтәлекне, төгәллекне, хезмәтне яратты. Безне дә шуңа өйрәтте. Әтиебез белән җил-яңгыр тидермичә үстерделәр. 80 яшьтә дә ул күпләргә үрнәк. Һаман да шулай көчле рухлы, ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, туган йортыбызның утын сүндермичә озак яшәргә язсын.

Алларыңа килеп баш иябез

Рәхмәтләрне сиңа әйтәбез.

Догаларың белән ярдәм итеп,

Сау-сәламәт яшә, әниебез.

Синең барлыгыңны тоеп яшәү

Бу дөньяда, әни, бик рәхәт.

Кадерленең кадерлесе бит син

Барысы өчен сиңа зур рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән: кызларың, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев