Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җитәкчебез Хәмитов Фәнис Габделәхәт улы 16 майда үзенең алтын юбилеен билгеләп үтә.

16 мая 2018, 11:07

4003

0

0

Җитәкчебез Хәмитов Фәнис Габделәхәт улы 16 майда үзенең алтын юбилеен билгеләп үтә.

 Җитәкчебез Хәмитов Фәнис Габделәхәт улы 16 майда үзенең алтын юбилеен билгеләп үтә. Бик сирәк кеше генә бер урында 28 ел эшли. Әле шул елларның 20 сен җитәкче булып.

Узган еллар,

Үткән юлларыгыз

Төрлесе булгандыр юлда.

Юллар җиңел булмый ул.

Инде хезмәтегез хөрмәт җимеше бирер чак җиткән. Сез ла­чын сыман күп нәрсәне алдан күрә белгән, таләпчән, кешелекле, булдыклы, түземле җитәкче. Сез үзегез җитәкләгән җәмгыятьтә эшләүче һәркемгә ка­рата игътибарлы һәм ярдәмчел. Рәхмәт Сезгә нәтиҗәле хезмәтегез, тату коллективыбыз өчен.

Хөрмәтле Фәнис Габделәхәтович! Сезгә бәхет, зур уңышлар, исәнлек-саулык телибез. Һәрвакыт шулай максатчан, гадел, кешелекле булып ка­лыгыз. Сезнең юлларыгызда бары тик ихлас ду­слар гына очрасын, тугры гаиләгез булсын, эш сөючән, намуслы хезмәткәрләр насыйп итсен.

Ихтирам белән “Яшь көч” җәмгыяте кол­лективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев