Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әниебез Гыйниятова Резидә Миншәһит кызының 9 майда 55 яшьлек юбилее.

08 мая 2018, 15:09

4067

0

0

Кадерле әниебез Гыйниятова Резидә Миншәһит кызының 9 майда 55 яшьлек юбилее.

Татар Борнаенда гомер итүче кадерле әниебез Гыйниятова Резидә Миншәһит кызының 9 майда 55 яшьлек юбилее. Кадер­ле, сөекле әниебез! Сине 55 яшьлек күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар кот­лыйбыз. Озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез сиңа. Кайгы-хәсрәт күрми, һаман шу­лай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып балаларыңның, оныкларыңның иге­леген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын. Һаман шулай безгә терәк булып әти белән тигезлектә матур итеп гомер ки­черегез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Әни бит ул өйнең яме,

Ә тормышта олы бер терәк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит, әни, безгә кирәк.

“Әни”, диеп дәшү шундый рәхәт,

Рәхмәт, әни, һәммәбездән рәхмәт.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың һәм оныкларың Раилә-Фәнис, Ралинә, Азилә, Энҗе-Андрей, Эльвина, Аль­берт, Рузилә-Данис, Данил, Раян, туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев