Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кадерле әниебез Җиһангирова Җөвәйрә Имаметдин кызының 7 гыйнварда 55 яшьлек күркәм юбилее

    --, 6 гыйнвар 2019 - 09:24
    226
    0
    0

    Базарлы Матакта яшәүче кадерле әниебез Җиһангирова Җөвәйрә Имаметдин кызының  7 гыйнварда 55 яшьлек күркәм юбилее.
    Әниебез, сине туган көнең белән котлап, гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке  кәеф юлдаш булсын сиңа. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын.
    Бу гомерләр искән җилләр кебек,
    Сизелмичә үтеп китәләр.
    Гомер юлларында бәхет теләп,
    Гел елмайсын якты иртәләр.
    Яшә син мәңгелек гөл булып,
    Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
    Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
    Кадергә, хөрмәткә төренеп.
    Йортыңа кайгылар килмәсен,
    Гөрләп торсын һәрчак өй түрең.
    Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең,
    Ямьләндереп синең гомерең.
    Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: