Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әниебез Шәфиева Алия Инсаф кызының 25 сентябрьдә күркәм юбилее

21 сентября 2018, 10:15

1816

0

0

Кадерле әниебез Шәфиева Алия Инсаф кызының 25 сентябрьдә күркәм юбилее

Кадерле әниебез Шәфиева Алия Инсаф кызының 25 сентябрьдә күркәм юбилее. Әни! Сине 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек. Тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Сине яраткан балаларың Илмир һәм Ләйсән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев