Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әниебез Шиһапова Кадрия Дәүләтша кызының 25 майда олы юбилее

25 мая 2018, 09:37

3304

0

0

Кадерле әниебез Шиһапова Кадрия Дәүләтша кызының 25 майда олы юбилее

Иске Салман авылында яшәүче кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез Шиһапова Кадрия Дәүләтша кызының 25 майда олы юбилее.
Әниебез сине ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәтләр күрмичә, көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Әти белән пар канатлы булып, сандугачтай сайрашып, озын-озак гомер итегез.
Котлы булсын юбилеең, әни!
Гомерең үтсен шатлыкта.
Кайгы күрмә, чирне белмә,
Һич бирешмә картлыкка.
Авырлыклар бер дә кичермә син,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Синең йөзеңдәге шатлык нуры
Балкып торсын, бер дә сүнмәсен.

Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, улларың, киленең һәм оныкларың. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев