Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әниебез Вәлиәхмәтова Резидә Бари кызының 55 яшьлек юбилее

22 августа 2018, 10:46

3321

0

0

Кадерле әниебез Вәлиәхмәтова Резидә Бари кызының  55 яшьлек юбилее

Бибай Чаллысы авылында яшәүче кадерле әниебез Вәлиәхмәтова Резидә Бари кызының 23 август көнне матур бәйрәме – 55 яшьлек юбилее. Без кадерлебезне чын күңелдән котлыйбыз!
Әниебез сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп, әти белән тигезлектә яшәргә язсын иде.
Тормыш юлың
һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Сөенечләр, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Иң җылы теләкләр белән тормыш иптәшең Надыйр, улың Илнар, киленең Ләйсән, оныкларың Алсу, Илмир, кызың Рузилә, киявең Зөфәр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев