Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әтиебез Борһанов Рубин Гаяз улының 17 майда гомер бәйрәме – олы юбилее

18 мая 2018, 10:51

2889

0

0

Кадерле әтиебез Борһанов Рубин Гаяз улының 17 майда гомер бәйрәме – олы юбилее

Иске Әнҗерә авылында яшәүче кадерле әтиебез Борһанов Рубин Гаяз улының 17 майда гомер бәйрәме – олы юбилее. Газиз әтиебез, сине 70 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстергән, олы юлга аяк басарга булышканың, яратып, аталарча кайгыртканың өчен зур рәхмәт сиңа. Син тормыш авырлыкларын җиңә киләсең, без балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Алдагы көннәреңдә сау-сәламәт булып, шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде Ходай.
Әти, туган көнең, юбилеең белән
Чын күңелдән сине котлыйбыз.
Сәламәтлек, шатлык-куанычлар,
Күңел тынычлыгы телибез.
Иртән сызылып аткан алсу таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Гомер юлларыгыз тигезлектә,
Бәхет белән имин үтсеннәр.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Әсхадә, кызларың-кияүләрең,улларың-киленнәрең, оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев