Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әтиебез, дәү әтиебез Сабиров Сәет Мингалим улы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

18 октября 2018, 08:00

3904

0

0

Кадерле әтиебез, дәү әтиебез Сабиров Сәет Мингалим улы 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Чиябаш авылында гомер итүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез Сабиров Сәет Мингалим улы 19 октябрьдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерлебез! Шушы олы юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Рәхмәт сиңа булганың, гаиләм дип яшәгәнең өчен. Без сине эшкә осталыгың, тырышлыгың, мәрхәмәтле булганың өчен яратабыз, ихтирам итәбез. Син эшеңдә хөрмәтле кеше, әниебезгә иң әйбәт уңган ир, безгә искиткеч яхшы әти, туганнарыңа кайгыртучан, ярдәмчел туган, күршеләреңә игелекле күрше, дусларыңа тугры дус булдың. Безнең өебез һәрчак нурлы, табыныбыз мул, синең күңелең һәрвакыт киң.
Кадерле әтиебез! Иң мөһиме – сиңа ныклы сәламәтлек телибез. Туар таңнарың тыныч, гомерең озын булсын. Безнең күңел җылыбызны тоеп, әниебез белән тигезлектә, рәхәт, мул тормышта гомер итәргә язсын.
Агач аумый тамыры тирән китсә,
Кеше бөек күркәм эше белән.
Яшә әле ныклы сәламәтлек,
Яшәү дәрте, сүнмәс көч белән.
Якты теләкләр белән тормыш иптәшең Дамирә, балаларың Гөлия-Роберт, Ренас-Резидә, оныкларың Рамир, Ралинә, әниең Мөзәен.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X