Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерле әтиебез Сафиуллин Әдип Әсәт улын 75 яшь тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз.

05 июня 2020, 10:23

655

0

0

Кадерле әтиебез Сафиуллин Әдип Әсәт улын 75 яшь тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз.

Кадерле әтиебез Сафиуллин Әдип Әсәт улын 75 яшь тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз.

Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып- сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без барыбыз да тормышта үз юлыбызны тап­тык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Син тормыш авырлы­кларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, из­гелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең, һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Әти!Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризык- лы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер ите­гез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Иң изге теләкләр белән әниебез Айсылу, кызларың Чулпан, Гөлназ, Әдилә, киявең Данис, оныкларың Самат, Саид.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев