Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Карга авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Фәттахов Илгизәр Наил улын 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз

    --, 6 декабрь 2019 - 08:51
    447
    0
    0

    Карга авылында яшәүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Фәттахов Илгизәр Наил улын 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
    Кадерлебез! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме. Сиңа киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Балаларыңның, якыннарыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын Ходай! Без сине бик яратабыз.
    Котлы булсын юбилеең
    Бәхетләрең килсен күренеп.
    Куанычлар гына юлдаш булсын
    Яшә шатлыкларга төрелеп.
    Сине яратып тормыш иптәшең Гөлназ, балаларың – Гөлкәй-Илшат, Айрат, Айнур һәм бу теләкләргә әнибез Чулпания дә, әбиең белән бабаң да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: