Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хезмәттәшебез Зыятдинова Мәүлия Җәүһәрислам кызын юбилее белән котлыйбыз.

    --, 13 гыйнвар 2019 - 07:49
    163
    0
    1

    30 елга якын район газетасы типографиясендә хәреф җыючы булып эшләгән Зыятдинова Мәүлия Җәүһәрислам кызын юбилее белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз.
    Мәүлия апа җиңелләрдән булмаган хәреф җыючы хезмәтенең чын остасы иде. Ул эшен күңел биреп, яратып башкарды, бу һөнәргә бик күп яшьләрне дә өйрәтте. Өлгерлеге-җитезлеге, җаваплылыгы өстенә, Мәүлия апа коллективны туплый, анда дустанә рәхәт мохит урнаштыра белә иде. Ул беркайчан төшенкелеккә бирелми торган хөр күңелле, юмор хисенә бай, бик матур җырлый да. Туры сүзле, үзенә дә, башкаларга да таләпчән хезмәттәшебез җәмәгать эшләрендә дә теләп катнашты. Ул күп еллар авыл, район советлары депутаты булып сайланды. Инде лаеклы ялда булса да, ихлас күңелле, эчкерсез һәм аралашучан Мәүлия апабыз коллектив белән элемтәләрне өзми, безгә изге уй-теләкләрен җиткереп тора. “Типографиядә һәм редакциядә эшләгән еллар – гомеремнең иң күңелле һәм кадерле чоры. Ул вакытларны гел сагынып искә алам”,–ди ул. Һәм очрашкан саен безгә дә оптимистлык, күтәренке рух өстәп калдыра.
    Хөрмәтле Мәүлия апа! Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле имин тормыш телибез. Һаман шундый яшь, шат күңелле булып кал, балаларың һәм оныкларың гел сөендереп торсын. Алда әле күп юбилейларыңны үткәрергә насыйп булсын!
    “Әлки хәбәрләре” редакциясе коллективы.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: