Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенең баш бухгалтеры Фәтхетдинова Гөлнур Хаҗип кызының күркәм юбилее

18 мая 2021, 13:25

1224

0

0

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенең баш бухгалтеры Фәтхетдинова Гөлнур Хаҗип кызының күркәм юбилее

“Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенең баш бухгалтеры Фәтхетдинова Гөлнур Хаҗип кызы 18 майда күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Гөлнур Хаҗип кызы – үз эшенең чын профессионалы. Зиһенле, тырыш, һәр эшен төгәл, җиренә җиткереп башкара ул. Дүрт дистә елга якын редакциянең финанс эшләрен алып баручы хезмәттәшебез  “Татмедиа” җәмгыятендә иң оста, тәҗрибәле бухгалтерия хезмәткәрләренең берсе санала.

Булганнан бар да була, Гөлнурыбызның гаиләсе дә бик матур.  Тормыш иптәше Шәүкәт белән алар багалмасыдай ике кыз тәрбияләп үстерделәр, инде аларның уңышларына сөенеп, матур мул тормышта яшиләр.

Уңган-булган хезмәттәшебезне туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа һәм якыннарына иң мөһиме – нык сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле тормыш, хезмәт уңышлары телибез. Бүгенге бәхетең гомерлек булсын, гел шундый күтәренке күңелле, оптимист рухлы булып кал, Гөлнур!

“Әлки хәбәрләре” редакциясе коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев