Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Үргәгар авылында яшәүче ка¬дерле әниебез, дәү әниебез Мусина Кәүсәрия Габдуллаҗан кызына 15 февральдә 80 яшь тула

    --, 15 февраль 2019 - 10:03
    402
    0
    0

     Үргәгар авылында яшәүче ка­дерле әниебез, дәү әниебез Мусина Кәүсәрия Габдуллаҗан кызына 15 февральдә 80 яшь тула.

    Әниебез, сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Сиңа язгы кояш нурла­рыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын го­мер телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Без балаларыңны сөендереп укыган намазларыңда теләгән теләкләрең кабул булсын иде. Син бит безне һәрвакытта да изге теләкләр теләп каршы алып, озатып торасың. Безне сөендереп озын-озак яшә, әниебез!

    Күпме булса җирдә изге теләк –

    Без телибез, әни, сиңа барын да.

    Ап-ак карлар кебек бәхет яусын,

    Туган көннең һәрбер таңында.

    Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар,

    Изгелекләр булып кайтсыннар.

    Туар таңнар алып килсен сиңа

    Сәламәтлек, бары шатлыклар!

    Иң изге теләкләр белән бар­лык балаларың, оныкларың оныкчыкларың исеменнән улың Марат, киленең Гөлшат, Әдилә, Камилә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: