Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сөекле тормыш иптәшем Әхмәтова Ольга Александровнаны 55 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз

07 декабря 2018, 11:08

5053

0

0

Сөекле тормыш иптәшем  Әхмәтова Ольга Александровнаны 55 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз

Базарлы Матак авылында яшәүче сөекле тормыш иптәшем, әниебез, дәү әниебез Әхмәтова Ольга Александровнаны 55 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Кадерлебез! Бу матур юбилей сиңа ике “бик яхшы” билгесе куйды – гаилә өчен дә, профессиональ эшчәнлегең өчен дә “бишле”ләр. Син кайгыртучан әни, оныкларыбыз өчен аһ итеп торучы дәү әни һәм, билгеле, яраткан гомер юлдашым. Син эшеңдә дә хөрмәт һәм ихтирам казандың. Мәхәббәтең һәм кайгыртучанлыгың, гаилә учагын саклавың, күңел җылың өчен рәхмәт сиңа. Юбилеең белән котлап, сиңа чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, һәр эшеңдә уңышлар телибез. Гел шундый чибәр, ягымлы, яшь булып кал.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп
Яшәвеңне генә телибез.
Әле тагын бик күп еллар
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син безгә бик тә кирәк.

Иң җылы теләкләр белән ирең Фаил, улың Данис, оныкларың Даниэль, Дана. Бу котлауларга әти белән әни дә кушыла.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X