Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Борнае авылында гомер итүче кадерле әниебез Әхмәтсафина Гөлсирә Салихулла кызына 19 декабрьдә 80 яшь тула.

19 декабря 2019, 11:16

1532

0

0

Татар Борнае авылында гомер итүче кадерле әниебез Әхмәтсафина Гөлсирә Салихулла кызына 19 декабрьдә 80 яшь тула.

Татар Борнае авылында гомер итүче кадерле әниебез Әхмәтсафина Гөлсирә Салихулла кызына 19 декабрьдә 80 яшь тула.

Газиз, яраткан әниебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Әни, син булганда без бик тә бәхетле, йөрәгебез сиңа рәхмәт хисе белән тулы. Һәрберебез турында кайгыртып, шатлыкларыбызга сөенеп, борчуларыбызга көенеп, төпле киңәшләреңне биреп яшисең. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Биргән фатыйхаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр.

Әниебез, күз нурыбыз! Аллаһы Тәгалә сиңа саулык бирсен, гомерең озын, тормышыңның һәр көне шатлык-сөенечләргә бай, бәхетле булсын. Алга таба да дөньяның ямен, яшәүнең рәхәтен тоеп, тагын бик күп еллар безне сөендереп яшәсәң иде. Барлык яхшылыкларың, тәрбияң, кайгыртуың өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әни.

Туган йортыбызның нуры бит син, кадерлебез,

Син булганга килә яшисе.

Безнең өчен иң яраткан,

Иң кадерле, газиз кеше син.

Сине яратып, хөрмәт итеп балаларың исеменнән улың Илгиз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев