Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Мулла авылында гомер итүче туганыбыз Фәрит Галләм улы Гиматдинов үзенең юбилеен билгеләп үтте.

31 июля 2019, 08:48

2095

0

0

Татар Мулла авылында гомер итүче туганыбыз Фәрит Галләм улы Гиматдинов үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Татар Мулла авылында гомер итүче туганыбыз Фәрит Галләм улы Гиматдинов үзенең юбилеен билгеләп үтте.

Фәрит үзеннән соңгы өч сеңелесенә абый, гаиләдә бердәнбер малай булып үсте. Шунлыктан кечкенәдән әти-әнисенең ярдәмчесенә әйләнде ул. Совхоз чоры авыл баласы өлешенә тигәнне дә эшләде – чөгендерен утады, печәнен дә җыешты. Ә җиденче сыйныфны бетергәч комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлады. Шуннан инде аның гомере авыл хуҗалыгы хезмәтендә үтте дә: мәктәпне тәмамлауга әтисе – мактаулы комбайнчы Галләм җизни эзеннән атлап, башта кечкенә “Сибиряк”, аннары “Колос”ны “җыеп” игеннәр урды, суктырды. Кирәк чакта тракторга да утырды. Ә 1987 елдан район “Сельхозхимия” берләшмәсендә механизатор булып эшли башлады.

Кечкенәдән техника белән дус Фәрит кул астындагы җайланмаларны камилләштерергә, яңаларын уйлап табарга да хирыс булды. Моның өчен аны гел мактадылар, семинарларда эшләрен башкаларга күрсәттеләр. Менә шундый булдыклы, тырыш эшче булды абыебыз!

Ә хәзер ул, туган авылындагы әти-әнисе нигезен саклап, фермерчылык белән шөгыльләнә, шуның өстенә мулла вазыйфаларын да алып бара. Тормышы бик үк җиңел булмаса да, хезмәтенең әҗрен тоеп, гаиләсенә, туганнарына терәк булып яши.

Фәрит абый! Юбилеең белән сине! Гомерең озын, көннәрең аяз, сәламәтлегең нык булсын. Тормыш иптәшең Резидә белән тигезлектә яшәгез.

Иң җылы теләкләр белән сеңелең Ләйлә, киявең Фикрат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев