Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Татар Суыксуы авылында яшәүче Хәлилов Рөстәм Зәкиулла улының 15 майда күркәм юбилее – аңа 50 яшь тула.

15 мая 2020, 10:13

543

0

0

Татар Суыксуы авылында яшәүче Хәлилов Рөстәм Зәкиулла улының 15 майда күркәм юбилее – аңа 50 яшь тула.

Татар Суыксуы авылында яшәүче иң кадерле кешебез, яраткан әтиебез Хәлилов Рөстәм Зәкиулла улының 15 майда күркәм юбилее – аңа 50 яшь тула.

Әтиебезне чын күңелдән котлыйбыз. Кадерлебез безнең! Сиңа булган рәхмәтебезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Син безнең таяныч, ышаныч, яклау- чыбыз, саклаучыбыз да. Киләчәктә дә исәнлек-саулыкта, тигезлектә, иминлектә яшәргә насыйп булсын. Гел шундый мәрхәмәтле, киң күңелле, ихтирамлы булып кал.

Котлы булсын, кадерлебез, туган көнең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Син булганда без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Сиңа озын-озак гомер телибез.

Сине яратып тормыш иптәшең Ләйсән, кызларың Энҗе, Чул­пан, апабыз Лилия.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев