Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Галиуллин Мансур Рәхимулла улы гомер бәйрәмен билгеләп үтә

    --, 25 август 2018 - 08:53
    806
    0
    0

    Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы, җитәкчебез Галиуллин Мансур Рәхимулла улы 25 августта 60 яшьлек юбилеен – гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
    Мансур Рәхимуллович, Сез җирлек халкы өчен бик тә кирәкле хезмәт башкарасыз. Һәркөн дистәләгән кешеләр белән очрашып, аларның проблемаларын хәл итәсез, җирлекнең күп төрле мәсьәләләрен чишүгә үз өлешегезне кертәсез. Ә кешеләрнең канәгатьлеген күрү, рәхмәт сүзләрен ишетү – хезмәтегезгә иң зур бәя. Без Сезне акыллы, эшлекле җитәкче, тыйнак, игътибарлы, ярдәмчел хезмәттәш буларак хөрмәт итәбез. Юбилеегыз белән тәбрикләп, Сезгә нык сәламәтлек, хезмәт уңышлары, гаиләгездә иминлек, муллык һәм бәхет, күңел күтәренкелеге телибез.
    Ихтирам белән Түбән Әлки авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: