Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Түбән Әлки авылында гомер итүче кадерле әниебез Шәйхетдинова Рокия Фәйзрахман кызына 18 мартта 70 яшь тула.

    --, 18 март 2020 - 11:17
    139
    0
    0

    Түбән Әлки авылында гомер итүче кадерле әниебез Шәйхетдинова Рокия Фәйзрахман кызына 18 мартта 70 яшь тула.
    Газиз, яраткан әниебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Әни, син булганда без бик тә бәхетле, йөрәгебез сиңа рәхмәт хисе белән тулы. Һәрберебез турында кайгырып, шатлыкларыбызга сөенеп, борчуларыбызга көенеп,
    төпле киңәшләреңне биреп яшисең. Иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын. Биргән фатыйхаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Әниебез, күз нурыбыз! Аллаһы Тәгалә сиңа саулык бирсен, гомерең озын,
    тормышыңның һәр көне шатлык-сөенечләргә бай, бәхетле булсын. Алга таба да дөньяның ямен, яшәүнең рәхәтен тоеп, тагын бик күп еллар безне сөендереп яшәсәң иде. Барлык яхшылыкларың, тәрбияң, кайгыртуың өчен мең-мең рәхмәт
    сиңа, әни.
    Туган йортыбызның нуры бит син, кадерлебез,
    Син булганга килә яшисе.
    Безнең өчен иң яраткан,
    Иң кадерле, газиз кеше син.

    Сине яратып, хөрмәт итеп балаларың Эльвира-Альберт, Венера-Айрат, оныкларың Ринат, Рифат, Алмаз, Айдар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: