Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Әлки авылында гомер кичерүче безнең иң яраткан әниебезгә 80 яшь тула

07 января 2019, 09:29

1599

0

0

Түбән Әлки авылында гомер кичерүче безнең иң яраткан әниебезгә 80 яшь тула

7 гыйнвар – безнең өчен зур бәйрәм. Түбән Әлки авылында гомер кичерүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез Садриева Асия Мөстәкыйм кызына – әниебезгә 80 яшь тула.
Кадерле әниебез, сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Әнкәй диеп, әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса, уртак була,
Кайгыларың булса, югала.
Уйлама әле, картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә,
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерләрең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Сине яратып һәм иң матур теләкләр белән балаларың Фәрит-Эльза, Җәүдәт, Гөлнур-Фәнис, оныкларың, оныкчыкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X