Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Әлки авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлсирә Максуд кызы Әдиуллинаның 55 яшьлек күркәм юбилее!

31 мая 2019, 14:11

545

0

0

Түбән Әлки авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлсирә Максуд кызы Әдиуллинаның 55 яшьлек күркәм юбилее!

Түбән Әлки авылында яшәүче кадерле әниебез Гөлсирә Максуд кызы Әдиуллинаның 55 яшьлек күркәм юбилее!

Яраткан, кадерле әниебез! Сине күркәм юбилеең белән чын күңелебездән тәбрик итәбез! Без ике улыңа җил-яңгыр тидермичә үстергән, үз канатың астына биш ятимне сыендырган газиз әниебез! Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, безгә терәк булып яшәргә язсын. Киңәшләрең, җылы сүзләрең өчен зур рәхмәт, әниебез!

Әнкәй, диеп әйтер кешең булу

Нинди бәхет бит ул дөньяда.

Шатлыкларың булса – уртак була,

Кайгыларың булса – югала.

Уйлама әле, картаям дип,

Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гөмерләрең,

Урыннарың булсын гел түрдә.

Котлы булсын, әни, юбилеең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Сине яратып улларың Илнар, Илсур гаиләләре. Бу теләкләргә балаларың Артур, Әминә, Диана, Динә, Карина да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев