Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Түбән Әлки авылында яшәүче Нотфуллин Әнвәр Нотфулла улының 12 апрельдә 80 яшьлек олуг юбилее.

12 апреля 2019, 07:30

1050

0

0

Түбән Әлки авылында яшәүче Нотфуллин Әнвәр Нотфулла улының 12 апрельдә 80 яшьлек олуг юбилее.

Түбән Әлки авылында яшәүче әтиебез Нотфуллин Әнвәр Нотфулла улының 12 апрельдә 80 яшьлек олуг юбилее.

Кадерлебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барысы өчен дә мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның шәфкатьлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез Роза белән тынычлыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!

Әтиебез – безнең кадерлебез

Без бәхетле җирдә син барга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Яшә әле бер дә бирешмичә,

Баш имичә кырыс җилләргә.

Яшә җирдә язгы гөлләр булып

Терәк булып безнең иңнәргә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев