Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Алпар авылында яшәүче кадерле әниебез Насыйрова Гөлфия Хөснулла кызына 65 яшь тула

31 декабря 2018, 09:22

873

0

0

Яңа Алпар авылында яшәүче кадерле әниебез Насыйрова Гөлфия Хөснулла кызына 65 яшь тула

1 гыйнварда Яңа Алпар авылында яшәүче кадерле әниебез Насыйрова Гөлфия Хөснулла кызына 65 яшь тула.
Хөрмәтле әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлап, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, имин тормыш телибез.
Әни, син гомереңне балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладың. Хезмәт сөючәнлегең, тырыш һәм сабыр булуың безне сокландыра. Балаларың һәм укучыларыңда да шушы сыйфатларны тәрбияләдең. Син туган өебезнең нуры. Тәмле ашларың белән безне гел каршы алып, изге догаларың белән озатып каласың. Син булганда безгә рәхәт. «Әни», дип әйтүдән Аллаһы Тәгалә аермасын. Син гаиләбезнең учагын сүндермичә, җылысын саклаучыбыз.
Котлы булсын, әни, бәйрәмең,
Тыныч булсын, әни, күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын, әни, гомерең.

Сине яратып балаларың, килен-кияүләрең һәм оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев