Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Чаллы авылында гомер итүче безнең иң кадерле кешебез – әниебез Гыйбадуллина Рәмзия Газыймҗан кызының 7 июльдә 60 яшьлек юбилее.

07 июля 2019, 09:51

677

0

Кадерлебез безнең! Синең янәшәңдә безгә тыныч һәм рәхәт. Бу дөньяда җылы оябыз, тату гаиләбез, дәрәҗәбез, кадеребез бар икән – болар барысы да синең тырышлыгың, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгәндер. Авырлыкларны зур сабырлык белән җиңәргә дә, тормышта сынатмаска-сыгылмаска да, кешеләрне һәм тормышны яратырга да син өйрәттең. Күңелең гаҗәеп нечкә, сизгер. Киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып, әти белән тигезлектә яшәргә ходай насыйп итсен.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса – уртак була,
Кайгыларың булса – югала.
Уйлама әле, картаям дип,
Шат – көләч бул, сүнмә – сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Марат, балаларың Айрат-Рузилә, Рузия-Марат, Айнур, оныкларың Самат, Айсылу, Алинә, бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев