Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Чаллы авылында яшәүче сөекле әниебез Бәдретдинова Рәйсә Гариф кызына 9 сентябрьдә 80 яшь тула

09 сентября 2019, 11:30

645

0

0

Яңа Чаллы авылында яшәүче сөекле әниебез Бәдретдинова Рәйсә Гариф кызына 9 сентябрьдә 80 яшь тула

Яңа Чаллы авылында яшәүче сөекле әниебез Бәдретдинова Рәйсә Гариф кызына 9 сентябрьдә 80 яшь тула. Аны чын йөрәктән тәбрик итәбез һәм ихлас теләкләребезне җиткерәбез.
Әни! Безгә, биш балаңа гомер биреп, төн йокыларың калдырып карап үстерүең өчен рәхмәт сиңа. Биргән тәрбияң, гомер буе кайгыртып яшәвең, акыллы киңәшләрең белән ярдәм итүең өчен синең алда баш иябез. Син гомергә хезмәттән аерылмадың, безне дә тырыш, намуслы булырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәттең. Синең тормышны яратуың, беркайчан төшенкелеккә бирелмичә, алга өмет белән карап яшәвең, кешеләр белән гел яхшы мөнәсәбәттә булуың безгә дә үрнәк. Кадерле әтиебез белән бер-берегезгә терәк булып, балачагыбыз узган туган нигезебезне саклап яшәвегез безнең өчен зур сөенеч. Алга таба да Ходай сезгә сәламәтлек, тигезлек, күңел тынычлыгы бирсен, туган йортның утларын сүндермичә, безне саулык белән парлап каршыларга язсын. Без сезне бик яратабыз, әти-әни!
Әнкәем, дип пышылдыймын,
Авырлыклар басса иңемне.
Дөнья йөзендә син берәү генә,
Беркем алыштырмый әнине.
Беркем әни кебек өзелеп сөйми,
Беркем белми синең хәлеңне...
Кабат туган кебек булам, әни,
Эчсәм синең тәмле чәеңне.

Барлык балаларың исеменнән кызың Рәмзия гаиләсе.
Базарлы Матак авылы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев