Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Югары Әлки авылында гомер итүче яраткан әниебез, дәү әниебез, нәнәебез Гайнетдинова Фәүзия Зәйдулла кызы 2 декабрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә.

02 декабря 2020, 09:00

1273

0

0

Югары Әлки авылында гомер итүче яраткан әниебез, дәү әниебез, нәнәебез Гайнетдинова Фәүзия Зәйдулла кызы 2 декабрьдә күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Яраткан әниебезне гомер бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Әни, син булганда без бик тә бәхетле,  йөрәгебез сиңа рәхмәт хисе белән тулы.  Һәрберебез турында кайгыртып,  шатлыкларыбызга сөенеп,  борчуларыбызга көенеп,  төпле киңәшләреңне биреп, изге догаларыңны укып яшисең.  Аллаһы Тагәлә сиңа саулык бирсен,  гомерең озын, тормышыңның һәр көне  шатлык-сөенечләргә бай, бәхетле булсын.  Барлык яхшылыкларың, тәрбияң, кайгыртуың, безне, 5 балаңны бер йодрыкка туплап яшәвең  өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әни.
Иң изге теләкләр белән 3 улың, 2 кызың, 10 оныгың, 4 оныкчыгың, 7 киленең, 3 киявең.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X